Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Югары әзерлек" режимын кертү турындагы указга чираттагы төзәтмәләр әзерли.
Документлар киләсе атна башында басылып чыгачак.
Аерым алганда, коронавируска каршы указга кертелгән төзәтмәләр үсмерләргә кагылачак.
9 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы балигъ булмаганнарны өлкәннәрдән башка сәүдә-күңел ачу үзәкләренә кертмәскә дигән карар кабул иткән иде.
Указның яңа басмасы әлеге чараны гамәлдән чыгарачак, дип хәбәр итә «Башкортстанда тыңланган» телеграм-каналы.
Фото: Башинформ