Катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлтелгән Яңа ел "теләкләр чыршысы" акциясендә катнашучы бала Кызыл мәйданда Президент Владимир Путин белән тимераякта шуарга теләгән. Ил башлыгы исә баланың хыялын тормышка ашырырга вәгъдә итте. Русия Президенты бу хакта волонтерлар белән видеоконференция вакытында игълан итте.
Волонтерлар Путинның авыр хәлләрдә кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән акциядә катнашуын сораганнар. Шунда Президент чыршыдан ике шар алырга кушкан, аларның һәрберсендә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән балаларның теләкләре язылган булган.
Шулай итеп, язуларның берсендә Чиләбе өлкәсендә яшәүче малай Кызыл мәйданда тимераякта шуарга һәм Кремльдә Президент кайда эшләвен карарга хыяллануын язган. "Әлбәттә моны эшләяәчкбез. Тимераякта бергәләп йөрербез. Боз булыр дип өметләнәм. Син инде үзеңне юлда дип сана ", - дип вәгъдә иткән Путин.