Салават районында әлеге мәсьәләгә янә игътибар бирелде.
Салават районында юл буе сервисының генераль схемасына дүрт җир кишәрлеге кертелгән инде, хәзер бу сан тагын алтыга артачак. Бу хакта республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев Салават районына эш сәфәре барышында хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, бу районда юл буе сервисы үсешенең аеруча актуаль булуы "Янгантау" геопаркын уңайлы инфраструктура белән тәэмин итү кирәклеге белән аңлатыла. Ведомствода юл буе сервисы объектларын урнаштыру планлаштырыла торган участокларның инвестицион мөмкинлекләрен бәяләячәкләр.
Сәфәр кысаларында Алексей Гусев районда юл буе сервисын үстерү буенча агымдагы хәл белән танышты һәм бизнес вәкилләре белән аралашты. Эш программасының беренче пункты "М-5 Урал", "1616нчы километр" юл буе комплексына бару булды. Монда 2017 елдан кафе, кунакханә, тукталыш һәм базар уңышлы эшли. «Башнефть» заправкасы янында юл буе комплексы төзелә, аны киләсе елның язында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Объект төзелешенә инвестор Сергей Никифоров 20 миллион сумга якын акча керткән, анда 15 эш урыны да булдырылачак. Алексей Гусев Кропачево - Мәсәгуть - Әчит автомобиль юлында сервис төзү өчен потенциаль инвестиция мәйданчыкларына аерым игътибар бирде. Аерым алганда, Аркавыл авылы янындагы участокта инвестор кунакханә, кафе һәм автостоянка белән юл буе комплексы төзергә планлаштыра. Инвестицияләрнең күләме 50 миллион сумнан артык, проектны тормышка ашыруның социаль нәтиҗәлелеге булып 25 яңа эш урыны булдыру каралган.