+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 декабрь 2020, 08:50

Үзәк өлкәннәргә шалтырата башлаячак

Башкортстанда төзелгән Кковидка каршы ситуацион колл-үзәккә өч атна эчендә 15,5 меңнән артык шалтырату килгән.

Башкортстанда төзелгән Ковидка каршы ситуацион колл-үзәккә өч атна эчендә 15,5 меңнән артык шалтырату килгән.

30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр чорда гына да үзәк хезмәткәрләре республика халкыннан килгән 6 600 мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә үзәк җитәкчесе, республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, амбулатор медицина ярдәме мәсьәләләре актуаль булып кала. Шул ук вакытта ковид һәм дару белән тәэмин итү буенча шалтыратулар саны кимүе күзәтелә. Уфа шәһәре һәм районнарында яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәтә.

Римма Үтәшева шулай ук башка мөһим моментка — ковидтан соң тернәкләндерүгә дә игътибар итте.

"Без тернәкләндерү буенча мөрәҗәгатьләрне терки башладык. Өч атна эчендә мондый сорау белән безгә 120дән артык кеше мөрәҗәгать итте һәм бу аз түгел. Тернәкләндерү кирәк. Кислород ярдәменә мохтаҗ кешеләр дә бар. Без аларны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел ", — дип белдерде ул.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров колл-үзәк җитәкчесенең тернәкләндерү ярдәмен арттырырга омтылышын хуплады һәм моның ничек булачагын уйларга вәгъдә итте.

Шулай ук Римма Үтәшева хәбәр иткәнчә, бу атнадан колл-үзәк хезмәткәрләре Ситуацион үзәккә мәгълүмати ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән өлкәннәргә шалтырата башлый. "Без аларның мәсьәләсе хәл ителгән һәм алар башка ярдәмгә мохтаҗ түгеллегенә ышанырга тиеш", - дип аңлатты депутат.
Фото: Башинформ


Читайте нас