Ковидка каршы ситуацион үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева игътибарны шушы мәсьәләгә юнәлтте.
Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров иң тәүдә Башкортстан волонтерларын һөнәри бәйрәм белән котлады.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин дистанцион режимнан чыккан укучыларны укыту процессы турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, кичә 40 муниципалитетта 6-10нчы сыйныф балалары мәктәпкә киткән, бу — 145 меңнән артык укучы. Мәктәпләрдә ковидка каршы инспекторлар эшли, ә укытучыларга битлекләр йөртергә һәм социаль дистанция сакларга кирәклеген искә төшергәннәр.
“Тулаем алганда, мәгариф системасында хәлләр уңай тора. Әлегә мәктәпкәчә оешмаларда тотрыклылык саклана, ә мәктәпләр, колледжлар һәм югары уку йортларында киеренкелек кимү бара”, — диде министр. Шул ук вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров балаларны дистанцион режимнан чыгару турындагы карар бәхәсле булды, әмма хәзер мәктәп персоналының аңлылыгына өметләнергә кирәк, дип билгеләп үтте.
Башкортстанда яшәүчеләрне COVID-19дан вакциналау бүгенге көннән башлана, дип хәбәр ителде киңәшмәдә. Гамалея исемендәге үзәкнең КОВИД-Вак ике компонентлы вектор вакцинасының беренче зур партиясе төбәккә 5 декабрьдә килде. Беренче чиратта, авырулар белән турыдан-туры элемтәдә эшләүчеләр — табиблар, укытучылар, социаль хезмәткәрләргә прививка ясалачак. “Аны оператив рәвештә үткәрергә кирәк, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Безгә меңнән артык доза килде, аны ничек сакларга, ничек вакциналарга, эшне ничек оештырырга өйрәнергә тиешбез. Бу моңа кадәр килгән 40 доза вакцина түгел”.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны буенча мәгълүматларны җиткерде. Төбәкнең сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Динара Еникеева сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 15 265 кешегә җиткән. Узган тәүлектә үсеш — 144 кеше. Авыручыларның 48 проценты — 26-50, 22 проценты — 51-60 яшьтә. Стационар дәвалануда уртача һәм авыр дәрәҗәдәге 580 кеше кала. ИВЛ аппаратына 11 пациент тоташтырылган, реанимацияләрдә интенсив терапия бүлекләрендә 17 кеше бар. Кызганычка каршы, мәкерле чир тагын өч кешенең гомерен өзгән, шул рәвешле корбаннар саны 92гә җитте...
Төбәк Башлыгы өлкән яшьтәге гражданнарның COVID-19 белән авыру очраклары кимү турында белдерде. Ул әлеге күрсәткечкә 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция режимын кертү нәтиҗәсендә ирешүне билгеләп үтте. “Өлкәннәребезне үзизоляциягә утыртуыбыз, кемгәдер бик авыр булды, ләкин шуны ассызыклыйсы килә, узган атна уртасына 65 яшьтән үткәннәр арасында авыручылар саны 10 процентка кимегән. Нәкъ шушы категория авыр чирли, нәкъ менә алар ешрак үләләр дә”, — диде ул.
Башкортстанда төзелгән Ковидка каршы ситуацион колл-үзәккә өч атна эчендә 15,5 меңнән артык шалтырату килгән. 30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр чорда гына да үзәк хезмәткәрләре республика халкыннан алынган 6 600 мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Бу хакта Ковидка каршы ситуацион үзәк җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева хәбәр итте. Аның белдерүенчә, амбулатор медицина ярдәме мәсьәләләре актуаль булып кала. Шул ук вакытта ковид һәм дару белән тәэмин итү буенча шалтыратулар саны кимүе күзәтелә. Уфа шәһәре һәм районында яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәтә. Римма Үтәшева шулай ук ковидтан соң тернәкләндерү мәсьәләсенә дә игътибарны юнәлтте.
“Без тернәкләндерү буенча мөрәҗәгатьләрне терки башладык. Өч атна эчендә мондый сорау белән безгә 120дән артык кеше мөрәҗәгать итте һәм бу аз түгел. Тернәкләндерү кирәк. Кислород ярдәменә мохтаҗ кешеләр дә бар. Без аларны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел”, — дип белдерде ул.
Радий Хәбиров колл-үзәк җитәкчесенең тернәкләндерү ярдәмен арттырырга омтылышын хуплады һәм моның ничек булачагын уйларга вәгъдә итте. Шулай ук Римма Үтәшева хәбәр иткәнчә, бу атнадан колл-үзәк хезмәткәрләре Ситуацион үзәккә мәгълүмати ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән өлкәннәргә шалтырата башлый. “Без аларның мәсьәләсе хәл ителгәнлегенә һәм алар башка ярдәмгә мохтаҗ түгеллегенә ышанырга тиеш”, — дип аңлатты депутат.
Исегезгә төшерәбез, әлеге үзәкнең телефоны —
218-19-19.
Чарада 1 октябрьдән хәрби хезмәткә җибәрелергә тиешле норманың 75 һәм аннан да кимрәк проценты үтәлгән муниципалитетлар аталды. Мәгълүматны республика хәрби комиссары Михаил Блажевич җиткерде. Мәсәлән, Калтасы районында норманың 74 проценты гына үтәлгән, Нефтекамада — 74, Яңавылда — 73,1, Зилаер районында — 72,2, Аскында — 70, Октябрьский шәһәрендә —69,4, Иглин районында — 68,6, Сибайда — 64,6, Миякә районында — 55,2, Кушнаренкода — 52,4, Бакалы районында – 50 һәм Стәрлебаш районында — 46,4 процент. Михаил Блажевич белдерүенчә, әлеге муниципалитетларга чакыру нормасын үтәү буенча эшне кыска вакыт эчендә активлаштырырга кирәк.
Барлыгы Башкортстанда 2020 елның октябрь-декабрендә 24082 кеше чакырыла ала, шуларның 18 меңе комиссиягә чакырылган һәм 3947 кеше гаскәрләргә юлланган. Бу билгеләнгән норманың 95 процентын тәшкил итә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.