Кыска вакытта төзелгән дәваханә бик күп гомерләрне саклап калуда ярдәм итәчәк.
Бүген Стәрлетамакта яңа клиник инфекция үзәге территориясендә “Сәламәтлек аллеясе”нә нигез салынды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Премьер-министры Андрей Назаров, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
- Бүген без “Сәламәтлек аллеясе”, медиклар аллеясенә нигез салабыз. Хәзерге шартларда иң мөһиме - табибларга һәм тулаем сәламәтлек саклау системасына ярдәм итү. Моның өчен без шундый стандарт булмаган карарлар кабул иттек, кыска вакыт эчендә йогышлы чирләрне дәвалау буенча ике госпиталь төзедек. Коронавируска каршы көрәшне мин чакыру дип кабул итәм, аннан без булганнан да көчлерәк чыгарга тиеш. Бүген мин медикларга рәхмәт белдерәм. Бу госпитальдә эшләячәк яңа командага үзләрен саклауларын телим. Сәламәтлек һәм иминлек сезгә! Һәм, әлбәттә, төзүчеләргә аларның фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт!
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, рекордлы вакытта мөһим объектлар төзү Башкортстанда яхшы гадәткә әйләнде.
- Бу безнең осталык, заман таләпләренә заманча якын килү күрсәткече, - диде төбәк Премьер-министры. - Бергә, көчләрне берләштереп, без гомерләрне саклап кала алабыз. Без бүген утыртачак аллея киләчәк буыннарга зур хезмәт турында искә төшерәчәк, җайга салынган уртак эшебезнең гәүдәләнеше булачак. Стәрлетамак мэры Владимир Куликов шәһәр халкы исеменнән башкарган хезмәтләр өчен рәхмәт белдерде.