Этләр өере тоташ бер районны куркуда тота.
Уфада тулы бер бистә халкын эт өере куркуда тота. Хайваннар иртә белән эшкә ашыккан кешеләрне тукталышларда көтәләр.
Дим районында яшәүче хатын-кыз сөйләгәнчә, һәр иртәне диярлек ул "Островский" тукталышында биш-алты эт күрә. Алар үтеп баручыларга өрә һәм аларны куркыта.
Шул ук вакытта, бу этләрнең барысы да берәдәк түгел, кайберләренең хуҗалары бар. Урындагы халык билгеләвенчә, бу этләр көндез бәйдә була. Караңгы төшү белән хуҗалары аларны урамга чыгарып җибәрә, алар исә, өергә тупланып, микрорайонда йөри.
"Алар кешегә ташланырга да мөмкин, чөнки арада берәдәкләре дә бар. Өере белән ташлансалар, фаҗига буласы көн кебек ачык, шуны көтәләрдер инде..." - ди биредә яшәүче хатын.