Владимир Путин медикларны коронавируска каршы көрәштә фидакарьлеге өчен бүләкләде.
Русия Президенты Владимир Путин медицина хезмәткәрләренә коронавирус йогышы белән көрәштә фидакарьлек һәм югары профессиональлек өчен бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Документ нигезендә, дәүләт башлыгы 1нче Шәһәр клиник хастаханәсенең "Медси" компанияләр төркеме"нең баш табибы Татьяна Шаповаленконы Дуслык ордены белән бүләкләде. Шулай ук «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының II дәрәҗә медале белән әлеге дәваханәнең тагын дүрт хезмәткәре һәм фәнни медицина клиникасы баш табибының хирургия буенча урынбасары бүләкләнде.
Моннан тыш, 14 медик Пирогов ордены белән бүләкләнде.
Фармацевтика компанияләренең биш хезмәткәренә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденының II дәрәҗә медальләре тапшырылды. Тагын 20 кеше коронавирус йогышын кисәтү һәм булдырмау эшен оештыруга зур өлеш керткән өчен бүләкләр алды.
#ВладимирПутин
Фото:lenta.ru