Бүген Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара бизнес атнасының "Глобаль каршылыкларны җиңүдә партнерлык икътисады" дигән пленар утырышында чыгыш ясады.
Утырышта онлайн-режимда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) генеральный секретаре Владимир Норов, Русия Президентының ШОС эшләре буенча махсус вәкиле Бәхтияр Хәкимов, Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь катнаштылар. Фикер алышуның модераторы "РБК" телеканалының идарәче директоры Илья Доронов булды.
Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, форумның бурычы – коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә дөнья икътисады булган кризистан чыгу юлларын билгеләү. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзер үк дөнья соңгы чорда очрашкан кыенлыкларны ничек җиңеп чыгу турында уйларга кирәк.
– Безнең республика икътисады заман таләпләренә җавап бирә ала. Өстәвенә, ерак тарихи перспективада түгел, ә хәзер, – диде Радий Хәбиров. - Әйтик, пандемия башында даруханәләрдә битлекләр бик тиз сатылып бетте, һәм самолетлар Кытайга, башка дәүләтләргә анда шәхси саклану чаралары сатып алу өчен очты. Ә элек моның белән беркайчан да шөгыльләнмәгән тегү предприятиеләре кыска вакыт эчендә аларны җитештерүне үзләштереп, базарны битлекләр белән тәэмин итте. Хәзер республикада ярты елга шәхси саклану чаралары запасы бар. Шулай ук тиз арада ИВЛ аппаратын кислород торбасына тоташтыру өчен дефицитлы штуцер җитештерә башладык. Болар барысы да пандемия белән генә түгел, санкция сәясәте белән дә бәйле. Һәм без акрынлап үз урыныбызны алып торабыз.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан икътисады коронавирус сынавын уңышлы үтте.
– Без бөтен сынауларны тыныч кабул иттек. Әйе, авыр этаплар булды, әмма без тыныч кына үз эшебез белән шөгыльләндек. 2020 елны без якынча узган ел параметрларында тәмамлыйбыз, - диде республика Башлыгы. - Тугыз ай нәтиҗәләре буенча бездә инвестицияләр үсеше 4,5 процент дәрәҗәсендә, бу - плюс 22,5 миллиард сум. Инвестицияләрне һәрвакыт җәлеп итү катлаулы, әмма бу вакыт эчендә без инвесторларның, шул исәптән чит ил инвесторларының, билгеле бер ышаныч кредитын алдык.
Республика җитәкчесе ассызыклаганча, инвестицияләр җәлеп итү өчен регион тәкъдим итә ала торган киң инструментарий һәм уникаль мөмкинлекләр мөһим. Башкортстанда шундый нәтиҗәле коралларның берсе - «Алга» махсус икътисади зонасы. Анда инде резидентлар бар, шул исәптән Казахстан, Венгрия, Австрия компанияләре.
Радий Хәбиров Башкортстанның Евразия үзәгендә урнашкан уникаль географик урынына тукталды. Нәкъ менә шуңа күрә республика икътисады ШОС һәм БРИКС илләре белән актив хезмәттәшлеккә әзер. Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше структурасында аларның өлеше 40 проценттан артып китә. Казахстанда һәм Төркиядә төбәк вәкиллекләрен ачуга әзерлек бара.
– Безне көткән һәм аңлаган урыннарга барабыз, - диде республика Башлыгы. - Без мондый хезмәттәшлек өчен ишек ачабыз. Һәм безнең хезмәттәшлекнең зур потенциалы әлегә аны гамәлгә ашыруның башында.
Радий Хәбиров үз чыгышында пандемия шартларында бизнеска ярдәм итү чараларының өченче пакетын кабул итү турында хәбәр итте. Аның төп бурычы - пандемиянең икенче дулкынының икътисади минусларын минимальләштерү. Аны әзерләгәндә Хөкүмәттә бизнес-даирәләр белән актив консультацияләр үткәрделәр һәм малтабарларның тәкъдимнәрен исәпкә алдылар.
Беренче һәм икенче пакетлар кысаларында Башкортстанда икътисадның тотрыклылыгын арттыру буенча беренче чираттагы чараларны тормышка ашыруга якынча 30 миллиард сум юнәлдерелгән.
Гуманитар хезмәттәшлек турында сөйләгәндә Радий Хәбиров ШОС һәм БРИКС илләрен Уфада төзелә торган дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге кысаларында хезмәттәшлек итәргә чакырды. Регион Башлыгы сүзләренә караганда, киләчәктә фәнни-тикшеренү үзәге эшенә бөтен дөньядан галимнәрне җәлеп итү планлаштырыла.
Башкортстанда белем алучы ШОС һәм БРИКС илләреннән килгән студентлар саны 3 меңнән 10 меңгә кадәр артыр дип көтелә. Бу бурычны хәл итүгә 5 мең урынга исәпләнгән вузара кампус төзелеше дә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, республикада белем бирү экосистемасы барлыкка киләчәк, ә Башкортстан фәнни һәм инженерлык кадрларының дәрәҗәле урыны булачак.
Фото: glavarb.ru