+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 декабрь 2020, 15:54

Яңа ел төнендә рестораннар нигә эшләячәк?

Радий Хәбиров Яңа ел төнендә рестораннар эшен ни өчен рөхсәт итәргә булуын аңлатты.

Радий Хәбиров Яңа ел төнендә рестораннар эшен ни өчен рөхсәт итәргә булуын аңлатты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңа ел төнендә рестораннар эшен рөхсәт итәргә карар кылуын аңлатты.

Халыкара бизнес атналыгының пленар утырышында ресторан һәм кафеларга - Яңа елга тәүлек әйләнәсенә, ә каникул көннәрендә иртәнге 6дан төнге 2гә кадәр эшләргә рөхсәт итү турында карар кабул ителде.

"Ресторан бизнесын ике карар белән үтерергә була, ә аны еллар буе үстерергә кирәк, шуңа күрә экспертлар белән консультациядән соң, аларга Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләргә рөхсәт бирү турында карар кабул ителде. Кече һәм урта бизнес пандемия вакытында зыян күрде. Әмма шул ук вакытта рестораннар һәм кафелар санитар-эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне, шулай ук Башкортстан Республикасы Сәүдә министрлыгы рекомендацияләрен үтәргә тиеш", - диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, чикләүләр яисә рөхсәтләр буенча теләсә нинди карарлар кабул иткәндә барысын да анализларга кирәк.

Фото: Олег Яровиков.


Читайте нас