Табиб коронавирус пандемиясе чорында кул астында даими булырга тиешле даруларны атады.
РУДНның гомуми һәм клиник фармакология кафедрасы мөдире, профессор Сергей Зырянов өйдә ковидка каршы көрәшү өчен үзенә күрә “арсенал” булсын өчен нинди дару препаратлары кирәклеге турында белдерә. Бу хакта “Аргументы и факты” басмасы яза.
Аның сүзләренә караганда, барыннан да элек, өй аптечкасын югары температураны төшерүче препаратлар белән тулыландырырга кирәк, иң яхшысы — парацетамол.
“Борынга тамызу өчен дару сатып алырга була. Бер генә очракта да антибиотиклар сатып алырга һәм табиб билгеләмичә дәваланырга ярамый. Тагын бик модалы дару — Д витамины. Бу витамин җитмәү, янәсе, авыруны көчәйтә. Әмма бу витаминны артык куллану кан тамырларының зарарлануына, бөер авыруына китерергә дә мөмкин”, — дип хәбәр итә табиб.
Ул, шулай ук, вируска каршы препаратларны да мөстәкыйль билгеләргә ярамый, чөнки “алар көтелмәгән реакцияләргә ия”, дип ассызыклый. Бу даруларны табиб кына яза ала.