Радий Хәбиров Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Бүген Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы советының палата оешуга 30 ел тулуга багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты.
- Предприятиеләр белән эшләү - безнең идарә командасы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Һәм бу процесста алдынгы урыннарның берсен Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы алып тора,ул – бик ышанычлы һәм нәтиҗәле партнер, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без бергә сәнәгать проблемаларын хәл итү өстендә эшлибез, продукция сату, җитештерү күләмнәрен арттыруда ярдәм итәбез.
Мәсәлән, быел җиңел сәнәгатькә 150 миллион сумлык ярдәм программасы ярдәмендә без медицина битлекләрен һәм санитар костюмнарын күпләп чыгара алдык. Өстәвенә, пандемия башлангач, республикада шәхси саклану чаралары җитештерү өчен чимал юк иде. Сәүдә-сәнәгать палатасы барлык нәрсәне тапты һәм шундый кирәкле продукция чыгара торган тегү фабрикалары өчен эшләаен дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, республика Хөкүмәте Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә халык һөнәрчелеге предприятиеләренә һәм һөнәрчеләр артеленә ярдәм итү буенча шундый ук программалар әзерли.
- Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы - илдәге иң көчле региональ палаталарның берсе, - дип билгеләп үтте Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин. - Монда көчле фикердәшләр коллективы барлыкка килде, ул Русия бизнес даирәсендә хөрмәт казана.
– Бүген төбәкнең Сәүдә-сәнәгать палатасы - хакимият һәм бизнес арасындагы диалогта ышанычлы партнер, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Һәм монда дәүләт бурычлары һәм шәхси мәнфәгатьләр балансын исәпкә алу мөһим.
Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов үз чыгышында палатаның 2019-20 еллардагы эшенә йомгак ясады. Шулай итеп, бу чорда республика предприятиеләренең 33 проекты финанс ярдәме алды. Ташламалы кредитларның гомум суммасы 3,36 миллиард сум тәшкил итте. Яңа эш башлаучы бизнесменнар Сәүдә-сәнәгать палатасы белем бирү проектлары кысаларында бушлай белем алды. Пандемия чорында онлайн-форматка күчкән тышкы икътисади элемтәләр актив үсә.
Утырыш ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасының иң фидакарь хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Фото: glavarb.ru