Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе төбәк халкына мөрәҗәгать итте.
2020 елның 1 декабрендә 2019 елда физик берәмлекләрнең милеккә салымын түләү срогы чыкты.
Башкортстанның салым органнары закон белән билгеләнгән вакытта милеккә салымнарны (транспортка салым, җиргә салым һәм физик берәмлекләр милкенә салым) түләмәгән гражданнарга бурычларын капларга киңәш итә.
Игътибар: салым түләмәүче 2 декабрьдән автомат рәвештә бурычлы дип таныла һәм салым буенча бурыч суммасына көн саен пени өстәлә.
Бурычны түләтү суд тәртибендә гамәлгә ашырыла, бу өстәмә финанс югалтуларына китерәчәк: дәүләт пошлинасын түләү һәм алга таба - башкару җыемы.
Бурычның барлыгы (юклыгы) турында мәгълүматны Русия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтының "Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет" электрон сервисы ярдәмендә, күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегендә, исәпкә алу урыны буенча салым органнарында, шулай ук Русия Федераль салым хезмәтенең кайнар линиясе телефоны аша белергә мөмкин.