+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 декабрь 2020, 09:50

11 яшьлек малай чыгып өлгермәгән...

Бүген Гафури районында коточкыч фаҗига булган.

Бүген Гафури районында коточкыч фаҗига булган.

Башкортстанның Гафури районында бүген, 9 декабрь иртәсендә, торак йортта янгында 11 яшьлек малай һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте зур гаилә яшәгән йорт тулысынча янган, дип хәбәр итә.
Якынча мәгълүматларга караганда, өйдә янгын турында янгын хәбәрчесе сигнал биргән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше: ике олы кеше һәм 2020, 2018 елларда туган ике бала ут ялмап алган торактан чыгарга өлгергәннәр. Кызганычка каршы, 11 яшьлек малай һәлак булган.

Хәзер бу хәлнең барлык шартлары ачыклана. Ведомствода хәбәр итүләренчә, республикада ел башыннан 10 929 янгын очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, 243 кеше һәлак булган, шуларның 13е - балалар.

Фото: пресс-служба Госкомитета РБ по ЧС
Читайте нас