Республикабызга салкыннар ябырылачак. Иртәгә үк термометр баганалары тагын да аска төшәчәк.
Бүген төнлә республикабызның аерым районнарында -25 градус булса, иртәгә салкынлык -27 градуска кадәр җитәчәк.
Көндезләрен суыклык ул кадәр булмаячак, әлбәттә: синоптиклар -9, -14 градус вәгъдә итә. Ишеп кар явулар да көтелми.
Уфада җомга көнне -13, -17 градус булыр дип фаразлана, ә ял көннәренә һава торышы бераз җылыначак: -10, -13 градус булачак.
Кыш кыш инде, дуслар, җылы итеп киенеп йөрик, сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк!
Фото: news.rambler.ru