Русиядә янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре үз көченә керә.
2021 елның 1 гыйнварыннан торак пунктларда шәхси йортлар территориясендә чүп-чар яндыру һәм учак кабызу тыелачак.
"Торак пунктларның гомуми кулланылыштагы җирләрендә, шулай ук торак пунктлар территорияләрендә урнашкан хосусый йорт биләмәләрендә учак ягу, махсус бүлеп бирелгән һәм җиһазландырылган урыннардан тыш ризык әзерләү өчен учак ягу, шулай ук чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыклар, материаллар яки эшләнмәләр яндыру тыела", - диелә көченә керәчәк документта.
Элегрәк әлеге норма янгынга каршы режим таләпләрендә бөтенләй юк иде. Яңа кагыйдәләр 2026 елга кадәр гамәлдә булачак, шуннан соң вакыт таләпләре нигезендә яңадан каралырга тиеш булачак. Аларны бозган гражданнарга - 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, ә янгын чыккан очракта 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Хәзерге вакытта гамәлдәге янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә учак ягу, шулай ук чүп-чар һәм үләнне яндыру бары тик торак пунктларның гомум кулланылыштагы җирләрендә генә тыела.
Фото:РИА Новости.