+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 декабрь 2020, 12:55

Мәктәп автобусыннан төшкәч тә...

Нуриман районында 12 яшьлек кыз машина көпчәкләре астына барып кергән.

Нуриман районында 12 яшьлек кыз машина көпчәкләре астына барып кергән.

Кичә, 11 декабрьдә, Нуриман районында бала катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган.

Иске Исай авылында 12 яшьлек кыз "ВАЗ-2111" автомобиле көпчәкләре астына барып кергән. Төбәкнең ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, үсмер мәктәп автобусыннан төшкән һәм юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып барган.

"Авария нәтиҗәсендә алтынчы сыйныф укучысы җитди имгәнүләр белән дәваханәгә салынды", — дип ачыклык кертә юл полицейскийлары.

49 яшьлек шофер инспекторларга кызның туктап торган автобус артыннан кинәт йөгереп чыгуын аңлаткан.

Фото: ГИБДД по РБ


Читайте нас