+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Декабря 2020, 08:45

Әлегә үлүчеләр саны - 100!

Башкортстанда узган тәүлектә яңа коронавирусның 154 очрагы ачыкланган, ә республикада авыручыларның гомум саны 16317 кешегә җиткән.

Башкортстанда узган тәүлектә яңа коронавирусның 154 очрагы ачыкланган, ә республикада авыручыларның гомум саны 16317 кешегә җиткән.

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Аларның 756сы - стационарларда. 642 пациентның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, тагын 25е реанимация бүлегенә күчерелгән, ә 12 пациент ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Ведомство башлыгы үлүчеләр турында яңа мәгълүматларны яңгыратмады — әлегә бу сан 100 кеше тәшкил итә.

Стационарлардан узган атнада тагын 106 кеше чыгарылган.

Шулай ук Максим Забелин билгеләп үткәнчә, республикада ковидка күпләп тикшеренү дәвам итә, республикада 25 лаборатория эшли, шул исәптән 6 шәхси лаборатория, тәүлегенә 11 меңгә якын тикшеренү башкарыла.

- Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар өчен 6400 койка җәелдерелде, койка фондының йөкләнеше 74 процент тәшкил итә. Барлык дәваханәләр дә СИЗлар, дарулар һәм кирәкле диагностик җиһазлар белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Шулай ук амбулатор дәвалауда булган пациентларга дарулар бирү дәвам итә, - диде Максим Забелин.

Фото: Башинформ
Читайте нас