Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында коронавирус белән авыручылар санының кимүен белдерде.
«Без шушы көннәрдә янә оператив штаб утырышын уздырачакбыз. Ләкин мин шуңа басым ясарга телим һәм һәр тапкыр әйтәм: без 65+ кешеләрне үзизоляцияләү турында карар кабул иттек һәм яхшы нәтиҗәләр алдык", - диде Радий Хәбиров.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада ноябрьдә һәм декабрьнең беренче яртысында пневмония һәм COVID белән авыручы өлкәннәр саны кимегән.
Аның сүзләренә караганда, ноябрьдә өлкәннәр арасында пневмония белән авыручы - 8200, ә декабрьнең беренче атнасында 1028 кеше ачыкланган. Аның сүзләренә караганда, үзизоляция режимы кертелгәннән бирле «авыручыларның сизелерлек кимүе» күзәтелә. Министр билгеләп үткәнчә, әлеге яшь төркемендә коронавирус белән авыручылар саны 20 процентка кимегән.
Фото: горобзор