+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2020, 21:20

Яңа елга әзербез!

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары,торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев оператив киңәшмәдә чыгыш ясады.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары,
торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев
оператив киңәшмәдә чыгыш ясады.

- Яңа елның иҗтимагый территорияләре төрле яшьтәге халыкның бәйрәм итүенә туры килергә тиеш, алар ел вакытына җайлаштырылган, транспорт маршрутлары белән тәэмин ителгән.

Әмма эпидемиология вәзгыяте билгеләнгән таләпләргә үз төзәтмәләрен кертә. Министрлык тарафыннан, "Роспотребнадзор" таләпләрен исәпкә алып, Яңа ел шәһәрчекләрен оештыру һәм карап-тоту буенча COVID-19 таралу куркынычыннан саклану шартларында эшләү регламенты эшләнгән һәм җиткерелгән. Ул Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар санын минимальләштерергә мөмкинлек бирүче мәҗбүри таләпләрдән гыйбарәт.

Регламентта җәмәгать киңлекләрендә һәм ишегалды территорияләрендә Яңа ел шәһәрчекләрен оештыруның типлаштырылган схемалары, шулай ук территорияләрне карап-тоту, инспекция контроле һәм патруль үткәрү буенча таләпләр бар.

Барлык муниципалитетларда да, бер урында кешеләр күп җыелмасын өчен, ачык һавада (шул исәптән торак йортлар ишегалларында) кышкы күңел ачулар өчен боз шәһәрчекләре саны арткан.

Шәһәр һәм район хакимиятләренә, гражданнарның социаль дистанцияне үтәвен контрольдә тотып, ачык һавада бәйрәм чаралары үткәрергә тәкъдим ителде. Яңа ел бәйрәмнәрен шәһәрнең төрле өлешләрендә урнаштырылган локацияләр буенча тупларга кирәк.

Урындагы үзидарә органнарына, кешеләр күпләп җыелмасын өчен, Яңа ел мәйданчыкларын рәсми ачу тантанасын минимальләштерергә күрсәтмә бирелде.

Агымдагы елда без Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлеккә алдагыга караганда иртәрәк керештек, һәм бүгенге көндә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә төп чаралар тәмамланган диярлек, дип билгеләп үтә алам. Яңа ел чыршылары бизәлгән, чыршылар урнаштырган, бәйрәм иллюминациясе һәм яктылык конструкцияләре тоташтырылган.

Нигездә Үзәк, төп мәйданчыкларны җиһазлау буенча килеп туган практикага карамастан, 2020 елда бәйрәм чаралары өчен бүлеп бирелгән җәмәгать территорияләре саны артты, бу исә халык өчен уңайлыкларны һәм эпидемиология иминлеге таләпләренә туры килүне тәэмин итәчәк.

Муниципалитетлар мәгълүматларына караганда, барлыгы 1220 үзәк шәһәрчек кабул ителгән һәм 2,5 меңнән артык чыршы урнаштырылган.
Республиканың 9 шәһәрендә 11 пиксель чыршысы декабрьнең беренче көннәрендә куелды, алар сыналган, барлык көйләүләр дә тәмамланган.

Агымдагы елда ишегалларында 730 мәйданчык һәм 138 шугалак төзекләндереләчәк. Республикада барлыгы 800дән артык боз шугалагы һәм хоккей тартмасы урнаштыру планлаштырылган, - диде вице-премьер.

Ул, шулай ук, хакимият башлыкларына, гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлап, югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәү буенча барлык кирәкле чараларны күрүегезне сорыйм, - диде.

Фото: rg.ru
Читайте нас: