Башкортстан Хөкүмәте республиканың Әбҗәлил районының Ишбулды авылы пансионатындагы янгында һәлак булган 11 кешене җирләү чыгымнарын үз өстенә алачак.
Бу хакта фаҗига сәбәпләрен тикшерү буенча оператив штаб утырышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
- Прокуратура һәм Тикшерү комитеты әлеге хәлгә хокукый һәм юридик бәя бирәчәк. Аларның төркемнәре биредә эшли инде. Без үз вәкаләтләребез кысаларында барлык бурычларны үтәргә тиеш, - диде Башкортстан Башлыгы. - Барыннан да элек, без һәлак булучыларны җирләүне оештырырга тиеш. Чыгымнарны республика Хөкүмәте үз өстенә алачак. Икенчесе - һәлак булганнарның туганнарын эзләүне оештырырга, аларга матди ярдәм күрсәтергә кирәк. Өченчесе - исән калганнарга ярдәм итү мөһим.
Радий Хәбиров төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына эшкә кушылырга һәм, кирәк булганда, зыян күрүчеләрне Уфага эвакуацияләргә кушты.