+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 декабрь 2020, 17:00

Пансионат хуҗасы тоткарланды

Картлар өчен пансионатта чыккан янгынның яңа нечкәлекләре билгеле булды.

Картлар өчен пансионатта чыккан янгынның яңа нечкәлекләре билгеле булды.
Анда бүген төнлә 11 кеше һәлак булды. Тикшерүчеләр пансионат хуҗасы Рәсимә Махиянованы тоткарлаган.
Хәзер хатын ни сәбәпле өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның 1960 елда төзелгән ике кечкенә генә бүлмәле бер катлы агач йортта урнаштырылуына, ни өчен йортта янгынга каршы системалар да, суүткәргеч тә, хәтта лицензия дә булмавына ачыклык кертергә тиеш.
Тикшерүчеләр "саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан инде - хәзер алар пансионат җитәкчелегеннән һәм хезмәткәрләреннән, шаһитлардан сорау ала, вакыйга урынын карый.
Шулай ук 11 кешенең гомерен алып киткән янгының сәбәпләрен ачыклаячак кирәкле экспертизалар билгеләнде.
Фото: Башинформ
Читайте нас: