Республика Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районында картлар өчен шәхси пансионат янган урында оператив штаб эшен җитәкләде.
Хәзерге вакытта штаб эше гадәттән тыш хәлләр режимында җәелдерелгән.
Радий Хәбиров фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Республика җитәкчесе фаҗига урынында булды, оператив хезмәтләр вәкилләре һәм муниципалитет җитәкчелеге белән янгынга китерергә мөмкин булган сәбәпләр, коткаручылар гамәлләре турында фикер алышты. Район башлыгы Илдар Нәфыйков сүзләренә караганда, пансионатның өч кешесе дәваханәдә, тагын икесе вакытлыча урнашу пунктында яши.
Элек хәбәр ителгәнчә, 15 декабрьдә Ишбулды авылында янгында 11 кеше һәлак булган, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Дежур пультына 16 кеше булган 1960 елларда төзелгән бинада янгын турында шалтырату килә. Урынга Хәлил авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерү командасы килә. Уттан биш кешене чыгарып була. Янгын хәбәрчесе эшли башлауга карамастан, 11 кешене коткарып калып булмаган.
Әлеге бина 2019 елның мартында Мәрхәмәтлелек йорты буларак теркәлгән.
Фото: Башинформ