Таксист-волонтерлар исәбенә районда сигез водитель керде, алар Малояз үзәк район дәваханәсе табибларын ерак авылларга бушлай йөртә.
Әлеге эпидемиологик хәлдә медикның ФАПларга оператив барып җитүе мөһим. Табиблар урында кабул итеп кенә калмый, волонтерлар белән үзләре килә алмаганнарның өйләренә дә йөри. Барлыгы районда алты табиб авырулар янына чыга. Таксистлар аларны бер якка 70 километрга кадәр йөртә.
Медиклар билгеләвенчә, хәзер чакырулар бик күп, волонтерларның мондый транспорты ярдәменнән башка авыр булыр иде. Медицина тикшерүеннән тыш, ОРВИ билгеләре булган пациентлардан коронавируска анализ да алырга кирәк бит.
“Такси. Забота” проектына ярдәмне Салават районы хакимияте дә, таксист-эшкуарлар да күрсәтә: Динә Корнеева, Оксана Хайрова, Айдар Әхтәрҗанов.
Салават районындагы “Безнең хәстәрлек” волонтерлар штабы җитәкчесе Айрат Нурмөхәммәтов проектка ярдәм күрсәтүче һәммәсенә рәхмәт белдерә.