Документның яңа редакциясенә ярашлы, 2020 елның 15 декабреннән 2021 елның 18 гыйнварына кадәр указның аерым пунктларын куллану үзенчәлекләре раслана.
Бу вакытта ачык һавада Яңа елны бәйрәм итү белән бәйле мәдәни, күңел ачу, спорт, ярминкә һәм шуңа охшаш башка чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Катнашучылар саны чикләнми. Республика Башлыгының Яңа ел чыршысы һәм Аксаков чыршысы үткәрелмәячәк, ләкин анда катнашырга тиешле һәркем Яңа ел бүләге алачак.
Балалар бакчалары Яңа ел бәйрәмнәрен ата-аналар катнашлыгыннан башка төркемнәрдә генә үткәрә ала.
Бу вакытта шәһәр һәм район мәдәният йортлары, авыл күпфункцияле клублары, район үзәкләрендә урнашкан авыл клублары эшли ала. Башка торак пунктлардагы клубларның эшләү мөмкинлеген районның санитар-эпидемиологик хәленнән чыгып район хакимияте хәл итәчәк.
Гомум туклану оешмалары (рестораннар, барлар, кафелар, фуд-кортлар һәм башка объектлар) 2020 елның 31 декабреннән алып 2021 елның 1 гыйнварына кадәр тәүлек әйләнәсенә эшли алачак. Башка көннәрдә – иртәнге алтыдан төнге икегә кадәр (юл буе хезмәтләндерүе һәм китереп бирү хезмәтеннән тыш). Туклану оешмаларына керүчеләрне 00.00 сәгатьтән соң туктатырга.
Шул ук вакытта оешмаларда бию мәйданчыклары, кальян тару хезмәтләре булмаска тиеш. Залда берьюлы 50дән артык кеше утырмаска тиеш. Аларга 1,5 метр дистанция саклау мотлак. Түләүләрне банк картасы белән башкару киңәш ителә.
Төнге клублар эшчәнлегенә (дискотекаларга) һәм шундый объектларга чикләүләр саклана. Дәүләт һәм муниципаль власть органнарында, аларның карамагындагы оешмаларга корпоративлар үткәрергә ярамый.
Республиканың шәһәр һәм районнары үз территориясендә 15 декабрьгә кадәр Яңа ел чыршыларын, боз шәһәрчекләрен, шугалакларны, тауларны арттыру буенча чаралар күрергә тиеш.
Шулай ук указның яңа редакциясендә 18 яшькәчә балаларның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә өлкәннәрдән башка булырга ярамывы турындагы чикләү бетерелгән.