+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2020, 12:04

Алдыр, укы һәм тарат!

Матбугатка ташламалы хаклар белән язылу бара. Укучыларыбыз флешмоб сафларына баса. Әйдәгез, сез дә килегез! Файдасы бар, белегез!

Матбугатка ташламалы хаклар белән язылу бара. Укучыларыбыз флешмоб сафларына баса. Әйдәгез, сез дә килегез! Файдасы бар, белегез!


20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк ташламалы хакларга язылу вакытында "Кызыл таң" гәзитенә, "Тулпар" һәм "Әллүки" журналларына язылганда акча янга кала. Бу - бер!


Язылу квитанцияләрен (күчермәләрен) редакция адресына хат белән юлласагыз яисә китереп бирсәгез, сез кыйммәтле бүләкләр уйнатыла торган лотода катнашасыз. Бу - ике!


Әгәр шул ук квитанцияләр белән фотога төшеп, 8-917-472-58-54 санлы ватсапка юллап, үзегез турында кечкенә мәгълүмат язсагыз, нурлы йөзегезне "Кызыл таң"ны социаль челтәрләрдә укучы меңәрләгән кеше күреп сокланачак. Бу - өч!


Бер, ике, өч - безнең кулда көч! Башладык!


Флешмобны Кушнаренко районының Карача-Елга авылыннан Рәзинә Сәетова, Иске Тукмаклыдан Роза Якупова башлады. Алар, гәзиткә һәм журналларга язылып, квитанцияләрен юллаган, әмма фотоларын янга калдырган. Ә бүздәклеләр безне фотодан үзләре елмаеп сәламли.


Таныш булыгыз: бу өлгер кызлар - Бүздәктәге 2нче мәктәпнең ана телләре укытучысы Роза Таһирова һәм китапханәче Фиюзә Бурангулова. Алар флешмоб сафында. Ә хәзер сезне көтәбез!


Фото: Фиюзә Бурангулова



Читайте нас: