-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2020, 13:50

Быел Яңа ел чыршысы күпме торачак?

Башкалада ылыслы агачлар сату мәйданчыклары ачыла.

Башкалада ылыслы агачлар сату мәйданчыклары ачыла.

Уфа мэриясе Яңа ел өчен чыршы сатып алырга мөмкин булган базарларның адресларын бастырып чыгарды.

Башкала территориясендә 31 декабрьгә кадәр ылыслы агачлар сату буенча 43 мәйданчык оештырылачак. Моннан тыш, өстәмә нокталар 28 сәүдә үзәге янында һәм ял көннәрендә – авыл хуҗалыгы ярминкәләре мәйданнарында эшли башлаячак.

Кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Матвеева башкала мэриясендә узган оператив киңәшмәдә Яңа ел чыршыларына якынча хакларны белдерде: нарат – 500-1500 сум, чыршы – 600-1500 сум, пихта – 1000-2500 сум, ылыслы ботаклар 100 сум торачак.

Фото: lomolenobl.ru
Читайте нас: