Ир ял итәргә яткан булган.
Кырмыскалы районында өй эчендәге диванны ут ялмап алган һәм янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп, аны сүндерергә тырышкан. Кызганычка каршы, янгын чыккан бүлмәдә 56 яшьлек ир-егет сөлдәләрен генә тапканнар.
Тагын бер 58 яшьлек зыян күрүче төтенгә агуланган. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар һәм кирәкле медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Өйдә янгын чыгуның сәбәбе яткан килеш тәмәке тарту булырга мөмкин, ди белгечләр.
Фото: bash.news