-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2020, 22:20

Греков Уфаны җитәкләячәк

Бу вазыйфада ул сайлаулар үткәнче булачак.

Бу вазыйфада ул сайлаулар үткәнче булачак.

Уфа шәһәр Советы депутатлары Уфа мэры вазыйфасын вакытлыча башкаруны Сергей Грековка йөкләде. Шул ук утырышта алар Башкортстан башкаласы мэры вазыйфасына конкурс игълан иттеләр.

Сергей Грековка 52 яшь. Ул Ишембайда туган. Плеханов исемендәге Русия икътисад академиясен тәмамлаган. Нефть-газ предприятиеләрендә эшләгән.

2000-11 елларда Мәскәүдә "ГазТехРесурс" компаниясендә эшләде, әйдәүче инженер вазыйфасыннан башлады, генеральный директор дәрәҗәсенә кадәр үсте.

2004-05 елларда Уфаның "Баштрансгаз" генеральный директоры киңәшчесе, ә 2011 елдан 2015 елның маена кадәр "Ишембай икмәк комбинаты" компаниясе генеральный директоры киңәшчесе була.

Хәзерге вакытта «Промтехресурс» компаниясен җитәкли һәм «Ишимбайнефтегаз» кече нефть компаниясе»ндә башкарма директор булып эшли.

Икенче һәм өченче чакырылыш Ишембай районы Советы депутаты, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты булып сайланды.

Фото: Уфа1
Читайте нас: