+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 декабрь 2020, 08:50

Мәрхүм булганнар күпме акча түләгән?

15 декабрьдә Әбҗәлил районындагы картлар йортында өлкән яшьтәге 11 кеше янып үлде.

15 декабрьдә Әбҗәлил районындагы картлар йортында өлкән яшьтәге 11 кеше янып үлде.

Янгын факты буенча тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан, документацияне алган, учреждение директорын тоткарлаган.

"Башинформ" агентлыгына урындагы кеше белдерүенчә, "Мәрхәмәтлелек йорты" хуҗабикәсе начар кеше түгел, тәрбиягә балалар йортыннан өч сабый алган, өлкәннәргә дә ярдәм итәргә булган, бу эштә әллә ни акча эшләп булмыйдыр". Мәгълүмати чыганак агентлыкка картлар йорты җитәкчесенең башлангыч керемнәре турында хәбәр иткән.

"Биредә яшәүчеләр пенсияләренең 75 процентын түләгән. Нинди дә булса конкрет саннар юк: һәркемнең пенсиясе төрле, шуңа күрә сумма да төрле. Әгәр пенсиясе 15 мең сум булса, өлкән кеше үз тәрбиясе өчен 10 мең сумнан артык акча биргән, - диде ул - Асылда, директор начар кеше түгел. Бу суммага баеп булмый, ул кешеләре күп булганга гына йортны яшәтә алды. Бәяләүләргә караганда, даими яшәүчеләр караудан канәгать иде...".

Фото: Башинформ
Читайте нас