Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән Кумертау кызына акча түләү белән бәйле хәлгә нокта куелган.
Хөкүмәт вице-премьеры, Башкортстанның хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова яшь ана Әлгизә Туктаровага акча түләү белән бәйле хәлнең тәмам булуын белдерде.
"Радий Хәбиров кушуы буенча, без шунда ук Әлгизә Туктарова түләүләре белән бәйле проблеманы ачыклый башладык. Башкортстан буенча Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, Кумертаудан Әлгизә Туктарова аңа тиешле барлык түләүләрне вакытында алган. Кызның сүзләренә караганда, ул интернетта балалар өчен өстәмә түләүләр булачагын укыган. Аның соравы шушы хакта булган. Гамәлдәге барлык түләүләрне дә, кабатлыйм, ул үз вакытында һәм тулы күләмдә алган. Безнең яктан мәсьәлә хәл ителде", — дип билгеләп үтте Ленара Иванова.
Әлгизә Туктарова дәүләт башлыгына ноябрь һәм декабрь айларында тугыз айлык баласына акча түләмәүдән зарланган иде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров республикадагы социаль түләүләр системасын, шул исәптән коронавирус пандемиясе чорында халыкка ярдәм итү өчен билгеләнгәннәрне, тиз арада хәл итәргә кушты.