+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2020, 20:30

Радий Хәбиров түләүләрне җайга салырга кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада социаль түләүләр системасын, шул исәптән коронавирус пандемиясе чорында халыкка ярдәм итү өчен билгеләнгәннәрен тикшерергә кушты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада социаль түләүләр системасын, шул исәптән коронавирус пандемиясе чорында халыкка ярдәм итү өчен билгеләнгәннәрен тикшерергә кушты.
Шулай итеп, төбәк җитәкчесе Башкортстанда яшәүче Әлгизә Туктарованың Русия Президенты Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган матбугат-конференциясендә яңгыраган соравына җавап бирде.
"Мөмкин булган өзеклекләрне бетерү өчен социаль түләүләрнең бөтен системасын тикшерергә кирәк. Кешеләр үзләренә тиешлесен тулы күләмдә алырга тиеш», - диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путинның матбугат конференциясенең колл-үзәгенә Кумертаудан Әлгизә Туктаровадан мөрәҗәгать килде. Аның сүзләренә караганда, ноябрь һәм декабрь айларында ул үзенең тугыз айлык баласына Пенсия фонды аша акча алмаган. Республикада яшәүче ханым бу сорау белән кая мөрәҗәгать итәргә белми, ә пандемиядә түләнгән пособие аның өчен бердәнбер коткару чарасы булып тора. Шулай ук ул 2021 елда яңа түләүләр планлаштырыламы, дип кызыксынды. Владимир Путин, яңа түләүләр керткәнче, гамәлдәге ярдәм системасын җайга салырга кирәк, дип җавап бирде.
«Без даими рәвештә ситуацияне анализлыйбыз. Яңа түләүләрнең мөмкинлекләре турында да уйлыйбыз. Тик ноябрь-декабрь айларында сезгә мөрәҗәгать иткән хатын-кыз акча алмаган икән, димәк, без гражданнарга ярдәм итү өчен оештырган түләүләр системасы эшләми яки өзеклекләр белән эшли. Менә шуңа бәйле хәлне тикшерергә кирәк. Гамәлдәге ярдәм системасын җайга салырга кирәк", - диде Русия Президенты.
Фото: Башинформ
Читайте нас: