Гәзит-журналларга ташламалы хакка язылырга мөмкин булган 3 көн вакыт калды. Шушы уңайдан без язылучыларны флешмобта катнашырга чакырган идек. Сафларыбыз киңәя! Ә сез бармы анда?
"Кызыл таң" гәзите, "Тулпар" һәм "Әллүки" журналларына язылучылар флешмобына Башкортстан татар-хатын кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова кушыла.
- "Сәхибҗамал" оешмасының бу елны йомгаклау җыелышында без "Кызыл таң" нәшрият йортының флешмоб игълан итүен хуплап каршы алдык, - ди Флүсә Сөләйман кызы. - Чыннан да, телебез, динебез, гомумән милләт сагында торган оешма буларак, без милли матбугатка язылудан читтә кала алмыйбыз. Инде күп еллар алга алган гадәт буенча, мин язылуны "Кызыл таң"нан башлыйм һәм башка матбугат чараларына да язылмыйча калмыйм. Башкаланың Менделеев урамындагы 145нче йортта урнашкан 450022 индекслы почта бүлекчәсе бик әйбәт хезмәтләндерә. Аның начальнигы Гөлнара Ямалова матбугатка язылуның кызган мәлендә эштә бер тоткарлык та булмауны тәэмин итә. Кызганыч, кайбер районнардан почта бүләкчәләре, хат ташучыларның язылуны тоткарлавы турында борчулы хәбәрләр килә. Бу бик аяныч, әлбәттә. Мин республика халкын бу көннәрдә матбугатка язылуда аеруча өлгерлек күрсәтергә чакырам. Күңел күзе милли басма... Син дә язылмый калма!
Флешмоб дәвам итә! Кайсыгыз өлгеррәк?
Фото: Алина Фәйзуллина.