Бу хакта Владимир Путин матбугат конференциясе ахырында хәбәр итте.
Путин балалары булган гаиләләргә Яңа елга 5әр мең сум акча түләргә вәгъдә итте.
"Быел пандемиягә бәйле рәвештә чыршы бәйрәмнәре дә булмаячак. Бөтенләй дә бәйрәмсез калмас өчен 7 яшькә кадәр һәр балага бишәр мең сум биреләчәк", - диде ул.
Акча автоматик рәвештә түләнәчәк.
Бу Путинның матбугат конференциясе барышындагы соңгы сүзе булды. Чара 4 сәгать 30 минут дәвам итте, аның барышында Президент 54 сорауга җавап бирде.