Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2020, 19:55

Якташыбыз пособие алалмауга зарланды

Ел саен үткәрелә торган традицион матбугат-конференциясе вакытында Владимир Путинга Башкортстанда яшәүче Илгизә Туктаровадан да сорау килгән иде.

Ел саен үткәрелә торган традицион матбугат-конференциясе вакытында Владимир Путинга Башкортстанда яшәүче Илгизә Туктаровадан да сорау килгән иде.
Ул дәүләт башлыгына ноябрь һәм декабрь айларында тугыз айлык баласына акча түләмәүдән зарланды һәм 2021 елда мондый түләүләр булырмы икән, дип кызыксынды.
Президент җавап итеп, әгәр ул ноябрь һәм декабрь айларында акча алмаса, димәк, гамәлдәге ярдәм системасы өзеклек тудырган, дип белдерде. Владимир Путин бу мәсьәләне хәл итү өчен хатынның адресын сорады.
«Эшләп килүче система эшен җайга салырга, ә аннары яңа түләүләр турында уйларга кирәк", - дип ассызыклады Русия Президенты.
"Башкортстанда нәтиҗәле, яшь, шактый актив җитәкче, минемчә, ул безне ишетәдер, өзеклекләр булырга мөмкин, тәгаен нинди торак пунктта икәнен белергә кирәк", - дип билгеләп үтте Путин.
Һәм инде матбугат конференциясе барышында дәүләт башлыгына Илгизә Туктарова Кумертауда яши, дип әйттеләр.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: