+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2020, 20:35

Бәйрәмнәрдә травмпунктлар эшләячәк!

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Уфада өлкәннәр өчен травмпунктлар тәүлек әйләнәсенә эшләячәк.

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Уфада өлкәннәр өчен травмпунктлар тәүлек әйләнәсенә эшләячәк.
5нче (Цюрупа урамы, 84), 10нчы (Горький урамы, 47), 21нче (Лесной проезд урамы) шәһәр клиник дәваханәләре травмпунктларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Балалар травмпунктлары да бәйрәм көннәрендә эшләрен дәвам итәчәк. Республика балалар клиник дәваханәсе (Кувыкин урамы, 98) һәм Уфаның 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсе (Ирек урамы, 29) травмпунктлары пациентларны тәүлек әйләнәсенә хезмәтләндерәчәк.
5нче (Жуков урамы, 18) һәм 4нче (Орджоникидзе урамы, 15) балалар поликлиникалары травмпунктлары иртәнге 8дән кичке 22 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Күзләр җәрәхәте белән түбәндәге офтальмология травмпунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк:
10нчы шәһәр клиник дәваханәсе травмпункты (Боҗра урамы, 47), Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты (Аврора урамы, 14).
Кискен теш авыртуы белән тәүлек әйләнәсенә эшләүче медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
2нче стоматология поликлиникасы (Октябрь проспекты, 105/3), 7нче балалар стоматология поликлиникасы (Блюхер урамы, 25/1).
Госпитальләрдә ятучы һәм үзизоляциядә булганнар өчен дә ашыгыч стоматология ярдәме оештырылачак. 1-10 гыйнварда стоматология кабинетлары яисә бүлекләре булган район һәм шәһәр дәваханәләрендә стоматология ярдәме күрсәтү буенча кизү тору оештырылачак.
Фото: otvet.mail.ru
Читайте нас: