+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 декабрь 2020, 10:35

Пенсия элекке картага киләчәк

Русия Үзәк банкы пенсияләрне "Мир" карталарына мәҗбүри күчерү вакытын ярты елга кичектерде.

Русия Үзәк банкы пенсияләрне "Мир" карталарына мәҗбүри күчерү вакытын ярты елга кичектерде.

Русия Үзәк банкы пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне "Мир" карталарына мәҗбүри күчерү вакытын яңадан 2021 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр кичектерде.

Үзәк банк коммерция банкларына "Мир" карталарын чыгару һәм аларны мөмкин булганча клиентларга (карта хуҗасына) тапшыру мәсьәләсендә дистанцион рәвештә аралашырга киңәш итте. Картаның срогы чыккан очракта банкларга түләүләрне 1 июльгә кадәр дәвам итәргә киңәш иттеләр.

Социаль түләүләрне "Мир" карталарына күчерү инде берничә тапкыр кичектерелде, шул исәптән, коронавирус пандемиясе фонында. Соңгы тапкыр “Мир” картасына тулысынча күчү вакыты 2021 елның 1 гыйнвары дип билгеләнгән иде.

Үзгәрешләр пенсияләргә генә түгел, стипендияләргә, эшсезлек буенча түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә һәм балалар пособиеләренә дә кагыла.

Фото:ТАСС.
Читайте нас