-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2020, 00:10

Яңа ел хыяллары тормышка аша...

Радий Хәбиров “Теләкләр чыршысы " Бөтенрусия акциясендә катнашты.

Радий Хәбиров “Теләкләр чыршысы " Бөтенрусия акциясендә катнашты.

17 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясендә катнашты. Төбәк җитәкчесе, “Башкортостан” дәүләт концертлар залында урнашкан чыршыдан, акциядә катнашучылар теләкләре белән өч шарчыкны алды.
9 яшьлек Михаил Манулин — электрон микроскоп, ә 15 яшьлек Роман Щекатуров өч тәгәрмәчле велосипед турында хыялланган булган. Тагын бер теләк — зур экранлы планшет турында хыялланган 65 яшьлек Татьяна Буланкинадан булып чыкты.
— Бу өч теләкне мин һичшиксез үтәрмен, — диде Радий Хәбиров. — Бу - ил Президенты Владимир Владимирович Путин башлангычы белән тормышка ашырыла торган бик яхшы проект. Бигрәк тә авыр 2020 елда ул мөһим. Чөнки без хәл итәргә тиешле пандемиягә бәйле мәсьәләләр аркасында кешеләр җәфа чигәргә тиеш түгел. Һәм без республика Хөкүмәтендә һәрберебез бирегә килеп, чыршыдан шарчык алып, анда язылган теләкне үтәр, дигән карар кабул иттек. Ә бу - кечкенә балалар һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган өлкән кешеләрнең теләкләре, алар Яңа ел алдыннан могҗизалар көтә. Һәм безнең бурыч — бу могҗизаны тормышка ашыру.
“Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясенең максаты – ятим балаларның, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган өлкән яшьтәге кешеләрнең Яңа ел хыялларын тормышка ашыру. Акциягә быел 5 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин старт бирде.
Гаризалар 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр кабул ителде. Башкортстаннан акция сайтына 500дән артык теләк белән гариза кергән. Аларны 28 февральгә кадәр үтәячәкләр.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: