-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2020, 23:05

Юллар яхшы булыр!

Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы инфраструктура проектларын бәяләүнең дәүләт системасы «пилотлары» өчлегенә керде.

Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы инфраструктура проектларын бәяләүнең дәүләт системасы «пилотлары» өчлегенә керде.

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия-ВЭБ үсеше дәүләт корпорациясенең Русиядә сыйфатлы инфраструктур инвестицияләр кертү мәсьәләләре буенча онлайн-киңәшмәсендә катнашты.

Республика җитәкчесе анда Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү буенча төбәктә иң эре транспорт проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

2023 ел азагына Башкортстан башкаласын М-5 федераль трассасы белән тоташтырачак яңа юл инфраструктура проектларын бәяләү һәм сертификацияләү буенча дәүләт системасының пилот проектлары өчлегенә керде. Система проектларның сыйфатын һәм тотрыклылыгын арттыруга, өстәмә финанслауны, шул исәптән халыкара финансларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Русия финанс министры урынбасары Тимур Максимов сүзләренә караганда, пилот проектлары ярдәмендә бәяләүнең яңа системасы инвесторларның гына түгел, ә инфраструктурадан файдаланучы төбәкләрнең дә мәнфәгатьләрен чагылдырып, камилләштереләчәк.

- Заманча проектларның нинди булырга тиешлегенә җәмгыять таләбе эволюцион үзгәрешләр кичерде. "Экологик һәм социаль әһәмияткә ия булган аспектлар, икътисади нәтиҗәлелеккә караганда, проектларның бөтен тормыш циклы дәвамында да мөһим, - диде Тимур Максимов. - Сертификатлаштыруның эшләнелгән методикасы проектларның финанс моделенә һәм аларның киләчәк язмышына сизелерлек йогынты ясаячак.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында Русия-ВЭБ идарә командасына һәм дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шуваловка яңа автомобиль юлын төзү турындагы килешү кысаларында уңышлы эшләүләре өчен шәхсән рәхмәтен белдерде.

Республика җитәкчесе, Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык принципларында 40 миллиард сумлык 26 проект гамәлгә ашыра һәм яңа тәкъдимнәр эшләү өчен көчле партнерлар белән хезмәттәшлек итәргә тели, дип билгеләп үтте.

«ВТБ инфраструктур Холдинг»ның генеральный директоры Олег Панкратов Уфа транспорт проектының уникальлеген билгеләп үтте, дәүләт бәяләү системасы аны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас: