Уфада ярминкәләр 19, 20, 26, 27 декабрьдә эшләячәк. Дим районында алар Хакыйкать урамы буйлап Таллин урамыннан Ухтомский урамына кадәр участокта булачак. Калинин районында Интернацональ һәм Машина төзүчеләр урамнары чатында урнашачак. Киров районында Рабкорлар урамының 3, 5, 7нче йортлары каршында оештырылачак. Ленин районында - Әхмәтов урамы буйлап “Волна” скверы алдында, ә Октябрь районында Спорт сарае янында, Зорге урамы, 41 адресы буенча эшләячәк.
Уфаның Орджоникидзе районында ярминкәләр С. Орджоникидзе исемендәге мәйданда (Беренче Май урамы, 14), Совет районында Яшьләр сарае каршында (Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 21) үтәчәк.
19 һәм 26 декабрьдә сәүдә эшләре Башкортстанның шәһәр һәм районнарында оештырылачак. Мәсәлән, Салават шәһәрендә ярминкәләр - “Хладокомбинат” җәмгыяте территориясендә, Күмертауда Карл Маркс урамында, Нефтекамада Ленин урамы, 198 адресы буенча мәйданчыкта җәелдереләчәк.
Ярминкәләр 10-16 сәгатьләрдә эшли.