Бүген төнлә Нефтекама шәһәрендәге күпфатирлы торак йорттан 16 кеше эвакуацияләнгән. Алар арасында балалар да бар.
Янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә төнге 2 сәгать 46 минутта килгән.
Янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе 5нче каттагы бер бүлмәле фатирда чыккан янгынны сүндергән. Хәвеф янаган йорттан 16 кеше, шул исәптән 6 бала эвакуацияләнгән. Алты кеше мөстәкыйль чыккан.
Янгынның сәбәпләре һәм килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Узган тәүлектә республика буенча янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Фото:МЧС по РБ