+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2020, 11:40

Магнит давылы вакытында чәй эчмәгез...

Сак булыгыз! Бүген иң көчле магнит давылы көтелә.

Сак булыгыз! Бүген иң көчле магнит давылы көтелә.
17 декабрьдә кышның беренче көчле магнит давылы башланды. Бүген, 19 декабрьдә, аның иң көчле вакыты булачак. Мондый көннәр 22 декабрьгә кадәр дәвам итә. Билгеле булуынча, магнит давылы кайбер кешеләргә начар тәэсир итә, күпләр баш авыртуга, хәлсезлек булуга зарлана.

Табиб-невролог, психолог Андрей Крицкий һава торышы үзгәрү кискен йогынты ясый торган кешеләргә берничә киңәшен җиткерә. Магнит давылы вакытында чәй һәм кофедан баш тартырга кирәк дип саный ул.

Һава шартлары кискен үзгәргәндә, магнит давылы көннәрендә күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, физкультура белән шөгыльләнергә куша белгеч.

— Йоклар алдыннан кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак үлчәргә һәм дарулар эчәргә кирәк, — ди табиб.

Читайте нас: