“Бүген елына икенче тапкыр ковидны дәвалау үзәге ачтык. Дүшәмбе үк ул Стәрлетамакта беренче пациентларын кабул итәчәк. Кешеләрнең гомеренә ниндидер куркыныч янаганда без тиз мобильләшә һәм компетенцияле, сыйфатлы итеп шундый кирәкле һәм заманча дәваханәләрне төзи беләбез. Уфа районындагы безнең беренче йогышлы авырулар үзәгендә медицина ярдәмен инде биш меңнән артык кеше алды. Безнең проект буенча Чиләбедә шундый ук үзәк төзеделәр. Тагын берне Ульянов өлкәсендә булдырырга уйлыйлар. Мондый “курай чәчәкләре” тиздән Русиянең күп почмакларында чәчәк атачак.
Киләчәктә сынауларны уңышлы үтәр өчен без пандемиядән көчсезләнгән булып түгел, ә көчле һәм ышанычлы булып чыгу максаты куябыз. Быел, ковид-госпитальләрдән тыш, без хоспис, балалар гематология һәм онкология үзәге төзү эшенә т отындык. Республика кардиоүзәге корпусын һәм Республика дәваханәсе поликлинкасын төзүне дәвам итәбез. Онкодиспансерның яңа корпусын файдалануга тапшырдык. Авылларда 100дән артык ФАП ачтык. Үзләре авырып, безнең халык сәламәтлеге өчен көрәшүче табиблар алдындагы бурычыбыз бу. Аларга баш иябез! Төзүчеләргә батырлыклары өчен рәхмәт!” – дип язган Радий Хәбиров.