Табиб гаиләдәге бер кеше коронавирус белән авырган очракта башкаларга ни сәбәпле йокмавын аңлата.
Еш кына гаиләнең бер әгъзасы коронавирус йоктыра, ә икенчесе сәламәт кала. РУДНның йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Галина Кожевникова моның сәбәпләрен аңлата.
— Беренчедән, коронавирус 100 процент йога торган авырулар категориясенә керми. Югары йогыш бар, әмма ул хәтта грипп белән чагыштырганда да түбәнрәк. Шуңа күрә монда бернинди дә үзенчәлекле сер юк, — дип сөйләде Кожевникова "Комсомольская правда"радиосында.
Белгеч күп нәрсә кешенең организмына: аның ни дәрәҗәдә сәламәт һәм иммун системасының ни дәрәҗәдә нык булуына да бәйле, дип белдерә.
Элегрәк вирусолог Петр Чумаков коронавирус йокмый торган кешеләр төркемен атаган иде. Аның сүзләренә караганда, Т-клеткалы иммунитеты булган кешеләр авырмаска мөмкин. Ул кеше башка төрле коронавирус белән авырган очракта барлыкка килә. Күптән түгел коронавирус белән чирләгшн кешеләрнең дә йоктыру мөмкинлеге аз. Аларның канында вируска каршы аксым интерфероны күп, ул зарарлануга комачаулый.