Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 159 кешегә арткан. Барлыгы республикада пандемия башыннан бирле 17260 COVID-19 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф сайты.
Моннан тыш, узган тәүлектә республикада ике кеше коронавирус корбаны булды. Барлыгы COVID-19дан Башкортстанда 122 кеше үлгән.
Русия буенча тулаем алганда 2,848 миллионнан артык инфекция очрагы ачыкланган, шуларның 28 меңе - соңгы тәүлек эчендә.