Уфа шәһәре хакимияте “Торатау” Конгресс-холлы янындагы тау битеннән шууны туктатырга карар кабул иткән.
Якшәмбе көнне коммуналь хезмәтләр сөзәк тау битләвенең буеннан-буена ком сипкән.
Хәбәр итүебезчә, узган ялларда биредә - 12 яшьлек кыз, ә ике сәгатьтән соң, алты яшьлек малай тау шуганда бәрелеп, зыян күргән. Ике бала да әти-әниләре белән булган. Аларның икесе дә дәваханәгә эләккән. Шунысы гаҗәп, бу урында тау шуарга ярамавы турында кисәтүче игъланнар булуына карамастан, күпләр аны бар дип тә белми. Шуңа да балаларның имгәнү очраклары даими кабатланып тора.