-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2020, 15:15

"Исемен дә атыйсым килми..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәне республикада булган фаҗига турында фикер алышудан башлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәне республикада булган фаҗига турында фикер алышудан башлады.

Әбҗәлил районындагы социаль приютта 11 өлкән кешенең һәм инвалидның гомере өзелгән иде.

“Бу учреждениенең исемен дә әйтәсем килми ("Мәрхәмәтлелек йорты" — ред.) — мыскыллау кебек яңгырый, — диде Радий Хәбиров. — Бу - зур фаҗига. Кешеләр гомер буе эшләгән һәм гомер азагында шушы йортка китерелгәннәр. Җинаять эше кузгатылган, прокуратура мондый учреждениеләрне тикшерә башлады, безнең социаль яклау министрлыгы да читтә калырга тиеш түгел дип саныйм”.

Республика җитәкчесе бу өлкәне тикшерергә һәм төбәк территориясендә мондый приютларның күпме булуын ачыкларга кушты.

“Ике атна элек кенә без бөтен җәмгыять белән “Минем гаиләм” приютын яптык. Кайдадыр эшләп җиткермәвебез көн кебек ачык. Кызганычка каршы, соң гына шөгыльләнә башлыйбыз. Мондый хәлләрне булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк”, — дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова киңәшмәләрнең үткәрелүе һәм барлык йөкләмәләрнең дә урыннарга һәм муниципалитет башлыкларына җиткерелүе турында хәбәр иттеләр.

Фото: Башинформ
Читайте нас: