-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2020, 15:20

Кайда, күпме төзелгән?

Узып баручы елга йомгак ясыйбыз.

Узып баручы елга йомгак ясыйбыз.
Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры Р. Күчәрбаев республика Хөкүмәтендә үткән киңәйтелгән оператив киңәшмәдә катнашты. 2020 елга 71 объектны файдалануга тапшыру планлаштырылган иде, шуларның 31ендә илкүләм һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш эшләре каралган.
- “Демография” гомумдәүләт проекты нигезендә 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. 2020 елда күрсәтелгән максатларга 4,125 миллиард сум күләмендә бюджет акчасы бүлеп бирелгән, шул исәптән Русия бюджетыннан - 1,987 миллиард сум. Эшләрнең башкарылган күләме - 3,404 миллиард сум (83%), шул исәптән Русия бюджетыннан - 1,871 миллиард сум (94,2%), - диде министр. Бүгенге көндә 4 объект файдалануга тапшырылган:
- Уфа районының Чесноковка авылында 160 урынлык балалар бакчасы белән берләштерелгән 640 укучылык мәктәп;
- Туймазы шәһәренең Островский урамындагы 260 урынлык балалар бакчасы;
- Дәүләкән шәһәрендә 110 урынлы балалар бакчасы;
- Илеш районының Рсай авылында 50 урынлы балалар бакчасы.
7 объект буенча төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, җиһазлар җыела, объектлар Республика торак һәм төзелеш күзәтчелеге дәүләт комитетының йомгаклау тикшерүе өчен тәкъдим ителгән:
- Уфа шәһәренең Дим районында 180 урынлы балалар бакчасы;
- Уфаның Сипайлово бистәсендәге 215 урынлы балалар бакчасы;
- Балакатай районының Ямаш авылында 95 урынлы балалар бакчасы;
- Уфа шәһәренең Дим районында Баланово- Яңа Александровка бистәсендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы;
- Иглин районында 260 урынлы балалар бакчасы;
- Дүртөйле шәһәрендә 220 урынлы балалар бакчасы.
«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда ике объект сафка кертеләчәк. Бүлеп бирелгән бюджет акчасының гомум күләме 347,7 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән Русия бюджетыннан - 232,7 миллион сум. Эшләр күләме 313,5 миллион сум тәшкил итә (90,2%), шул исәптән Русия бюджетыннан - 214,2 миллион сум (92%).
Фото: mosreg.ru
Читайте нас: