"Башавтотранс" дәүләт унитар предприятиесенең Дүртөйле филиалына "Д" категориясе булган водительләр кирәк. Алар пассажирлар йөртүче автобусларга һәм авыл җирендә мәктәпләрне хезмәтләндерүче транспортка таләп ителә. Эш даими булачак, диләр предприятиядә.
Дүртөйле районы хакимиятенең рәсми сайтында белешмәләр өчен телефон да күрсәтелгән: 8 (34787) 3-66-48.
Фото: ufatime.ru