20 марттан башлап Башкортстанда "Безнең кайгырту" митуацион үзәге эшли башлады, ул республика халкына коронавирус пандемиясе чорында ярдәм итә. Шул ук вакытта колл-үзәк эшли, ул марттан алып 100 меңнән артык кешедән мөрәҗәгать кабул иткән. Аларда алып барылучы волонтерлар эше турында “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.
"Безнең кайгырту" бердәм волонтёр үзәгендә 7 114 кеше эшли, шул исәптән 1 803 автоволонтёр һәм 272 кеше - коронавирустан өйдә дәваланучыларга дарулар китерә. Шул ук вакытта 574 кеше үзләре COVID-19ны үткәргәннәр, аларның 442се сәламәтләнгәннән соң, яңадан кешеләргә ярдәм итүне дәвам итә. Эпидемия чорында 413,5 мең кеше волонтерлардан ярдәм алган. 17 ноябрьдән СОVID-19 буенча хәвеф төркеменнән кешеләргә шалтыратучы автоматик колл-үзәк эшли башлады.
22 октябрьдән "Табиблар турында кайгырту белән" акциясе башланды, аның кысаларында 3 800 медицина белгече һәм 2 600 социаль хезмәткәр чәй җыелмаларын алды. Ашыгыч ярдәм фельдшерлары 800 комплект термобеле белән тәэмин ителде.
"Кайгырту таксиы" акциясе кысаларында республиканың 23 шәһәрендә һәм районында такси хезмәтләре COVID-госпитальдә эшләүче 927 табибны эшкә китерә һәм өйгә алып кайта. 1 декабрьдән такси 13 меңнән артык шундый сәфәр башкарган.
- Волонтерларга бик зур рәхмәт! Сез бик мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.